Минзәлә район хакимиятенең утырышлар залында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында республиканың дәүләт телләре буенча законнарның үтәлешен гамәлгә ашыру буенча чираттагы видеоконференция узды.
Утырыш барышында каралган мөһим мәсьәләләрнең берсе - коммерцияле структуралар белән үзара бәйләнеш мәсьәләсе булды. Сер түгел, танылган сәүдә маркаларын, брендларны, шул исәптән, федераль дәрәҗәдәге сәүдә челтәрләре атамаларын тәрҗемә итү мөмкин түгел.
Әмма, искәртелеп үткәнчә, мондый очракларда дәүләт телләре турында закон режим табличкаларын, белешмәлек мәгълүматны рус һәм татар телләрендә урнаштыру аша гамәлгә ашырылырга тиеш.
Шулай ук юл билгеләрен, адреслы табличкаларны дәүләт телләре турында кануннар нигезендә урнаштыру зарурлыгы искәртелә. Социал объектлар төзегәндә яисә капиталь ремонт уздырганда таләпләрнең катгый үтәлеше таләп ителә. "Бюджет хисабына төзелгән объектларда канун бозуга юл куя алмыйбыз", - дип искәртте Васил Шәйхразиев.
Безнең өстәмә
Видеоконференция барышында "ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы коллективының "ТРда дәүләт телләре турында закон"ны гамәлгә ашыру һәм яктырту мониторингы буенча эше уңай яктан бәяләнде.