17 май көнне « Полянка» лагерында 8 төр коррекция интернат мәктәбе базасында "Татэнерго" АҖ призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара беренчелек узды. Ярышларда Актаныш, Мөслим, Азнакай, Тукай, Минзәлә районнары һәм Яр Чаллы шәһәре катнашты. Минзәлә районы составында «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр 40 кг. га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынны Шабанова Эльвира алды, 32 кг.га кадәр 2 урынны Кудряшова Алинә алды, 28 кг. га кадәр 3 урынны Сәмаркин Булат алды, билбау көрәше буенча ТР чемпионнарын һәм призерларын тәрбияләгән өчен Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән тәрбияче Хәмидуллин Р. И. бүләкләнде.