Республиканың 4 районыннан килгән 2000-2010 елгы көрәшчеләр 17 үлчәү категориясендә Минзәлә интернат-мәктәбенең "Бәхет аланы" лагере спорт залында бил алышалар.
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов турнирда катнашучыларны сәламләгәндә, нәкъ менә энергетиклар ярдәме белән төзелгән спорт залында "Татэнерго" АҖ призына берничә район командасы арасында күләмле ярышлар узуы очраклы түгел дип атады. Ул киләчәктә ярышларның географиясе тагын да киңәюен, катнашучылар санының артуын теләде. Ул тренер Рөстәм Хәмидуллинга районда көрәшне җәелдергән өчен Рәхмәт хаты тапшырды, ә илебез данын Таҗикстанда узачак Дөнья чемпионатында яклачак Рәсүл Әкбәровка акчалата премия бирде.
Ярышларның баш иганәчесе, "Татэнерго" АҖнең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев спорт белән һәм аерым алганда көрәш белән шөгыльләнү яшь буынның гармоник үсешенә ярдәм итә, тормышта уңышка ирешергә ярдәм итә, дип искәртте. Шулай ук үз чиратында энергетикларның яшь спортчыларга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.
Халыкара билбау көрәше федерациясенең генераль сәркатибе, ТР Билбау көрәше федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин болай диде:
-Мин Минзәләгә бик теләп киләм, чөнки биредә хезмәт сөючән халык яши.Биредә көрәшнең җәелүе бик күңелле хәл, районда спортның бу төренә игътибар биргән район башлыгы Айдар Салаховка зур рәхмәт.
Катнашучыларны сәламләгәннән соң Хәбир Сабирович "Юбилейный" спорт мәктәбе Рәмзил Бәдриевка һәм "Юбилейный" спорт мәктәбе методисты Светлана Соколовага ТРда Билбау көрәше федерациясенең дипломнарын тапшырды.
Турнирны Ленар Миңнемуллин һәм коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (хореограф Ания Хисматуллина) концерт номерлары белән бизәделәр.
Турнирга кунаклар Минзәлә махсус (коррекция) интернат-мәктәбе Попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева, спорт ветераннары, көрәшчеләр Мәүләветдин Закиров, Фәрит Хәмәтдинов, дөньякүләм һәм федераль ярышларда призлы урыннар яулаган районның танылган көрәшчеләре Рузилә Мөхәммәтова, Алинә Әхмәтова, Сәрия Сибгатова (аларга интернат-мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов чәчәк бәйләмнәре бүләк итте), яшь булуына карамастан, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, узганда уңышлы көрәшче Максим Табычаков чакырылган иде.
Ярышларның баш хөкемдары Рәмзил Бәдриев ярышлар регламенты белән танышканнан соң, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарының яшь көрәшчеләре келәмгә чыкты.
Беренче бил алышуда ук Минзәлә районы вәкиле Иван Жернаков өстенлекне алды.