"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 17 мае, җомга

15 майда "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә парашют кулланып "Игелекле дуслар"  чарасы узды.

Чараның максаты: инновацияле идеяләр, технологияләрне популярлаштыру. шулай ук "Парашют" уен пособиесен куллану буенча практик материал белән танышу.

Әлеге чара тылсымлы һәм күңелле дөньяга чумарга ярдәм итте. Балалар табышмаклар чиштеләр, шук биремнәр үтәделәр, "Игелекле Тылсымчы" белән уйнадылар.

Балалар парашют кулланып моторика тоемлавы күнекмәләрен камилләштерәләр, ритмны тоярга өйрәнәләр, шулай ук парашют балаларга яңа тоемлаулар: ишетү, күрү, тактиль тоемлауның бай спектрын бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International