Тыл ветераны Мияссәрә Мөхәммәтгәрәеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, – ди Тупач авылында гомер итүче 90 яшьлек тыл ветераны Мияссәрә Мухаметгараева.

Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен әбинең: менә дигән итеп йөреп тора, бакчада эшли, буш вакытларында килене Гөлгенә ханым  аңа “Минзәлә” газетасын кычкырып укый, ил-көн яңалыклары белән таныша, 5 вакыт намазын калдырмый, уразасын тотты.   

Тыл ветераны Мияссәрә Хөснулла кызын    юбилее уңаеннан Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Әлеге тантанада район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова да катнашты, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.  Алар юбилярга бәрәкәтле гомер теләделәр

Мияссәрә әби кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләде. Ул районыбызның тупач авылында дөньяга килә, шунда 4 сыйныфны тәмамлагач колхозда сабан сөргән, җир тырмалаган, печән чапкан. Бөек Ватан сугышы чорында Пермь якларына барып урман кискән.  

 Ул заманында колхозда төрле эшләрдә эшләде,   беркайчан да зарланмады, бик тырыш, эшчән булды, диләр аның турында авылдашлары. 1954 елда авылдашы Дәүләтгәрәйгә   кияүгә чыга, бер кыз һәм дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.   Ире авылда склад мөдире була, ул шунда икмәгендә чистарта, орлыгында агулый. Лаеклы ялга чыгар алдыннан авылдагы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.  Гәрчә медальләр алмаса да , пенсиягә дә яше җитеп чыккан. Мияссәрә ханым бүген яраткан балаларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтлесе, үрнәк билгесе булып тора. Ул бүгенге көндә улы Назиф һәм килене Гөлгенә тәрбиясендә көн күрә. Мияссәрә әбиебезнең 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар, аларның һәрберсе әбиләрен бик яраталар.

–Бөек Ватан сугышы минем яшьлегемне урлады. Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын.. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде.  Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/tyl-veterany-miyassr-mukhametgaraevany-90-yashlek-yubilee-beln-kotladylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International