"Рухлану. Яз" балалар һәм үсмерләр иҗатының халыкара фестиваль-конкурсы

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербург шәһәрендә "Рухлану. Яз" балалар һәм үсмерләр иҗатының халыкара фестиваль-конкурсы узды, анда "Уен" хореографик коллективы (җитәкчесе Роза Биктаһирова) катнашты.

"Халык биюе" номинациясендә "Уен" хореографик ансамбле I дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды; "Иң яхшы костюм" номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук инструменталь иҗат номинациясендә (халык инструментлары - баян) Балалар иҗат йортының 2 сыйныф укучысы Айнар Хәлилуллин (укытучы А.З.Латыйпов) III дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды. Яшь башкаручылар исемле жюри алдында чыгыш ясадылар, ә буш вакытта Санкт-Петербургның тарихи урыннарында экскурсиядә булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International