Әлфия Когогина: Милли проектларны нәтиҗәле башкару өчен бюджет акчаларыннан сарыф ителгән һәр сумны контрольдә тоту мөһим.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы парламент контролен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең Бюджет кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына комментарий бирде:

«Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бюджет үтәлеше турында еллык отчетны тышкы тикшерүне федерация субъектының хисап палаталары уздыра ала. Шул рәвешле, бюджет чараларыннан контрольсез файдалану юкка чыгачак ә бу икътисад өлкәсендә ыргылыш булдырырга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы милли проектларны гамәлгә ашыру өчен якын елларда аеруча актуаль. Милли проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен төбәк һәм муниципал дәрәҗәдә сарыф ителгән бюджет акчаларының һәр сумына контроль бик мөһим".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International