Минзәлә муниципаль районының Иҗтимагый советының мәдәният бүлеге эш төркеме утырышы узды.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

16 май көнне Минзәлә муниципаль районының Иҗтимагый советының мәдәният бүлеге эш төркеме утырышы узды.

Утырышны Минзәлә муниципаль районы Иҗтимагый Советы рәисе Гөлфия Хәлимова алып барды. Утырыш эшендә Иҗтимагый Советның мәдәният өлкәсендәге эш төркеме әгъзалары катнашты. Катнашучылар 2019 елда мәгариф һәм фән, мәдәният, сәламәтлек саклау бүлекләренең хезмәтләр күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү уздыру турында ТР Иҗтимагый Советының хаты белән таныштылар.

Гөлфия Котдусовна Минзәлә муниципаль районының рәсми сайтында сыйфатка бәйсез бәя бирү уздыру буенча отчетлар һәм планнарны вакытында урнаштыруга игътибар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International