13% җир чәчәсе калды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Район хуҗалыкларында сабан бодае 12982 гектарда чәчелде, бу планлаштырылганның 83,2 процентын тәшкил итә.

Сабан культуралары барлыгы 30425 гектарда чәчелде, бу планга карата 87,6 процент. Техник культуралардан рапс  800 гектар мәйданда чәчелде. Берьеллык үләннәр 300 гектарда чәчелде. Сидераль парга 1000 гектарга якын горчица чәчелде. «Әнәк» агрофирмасы 531 гектарда шикәр чөгендере чәчеп, планны 136,9 процентка үтәде.

«Туган як» агрофирмасы игенчеләре 923 гектарда көнбагыш чәчтеләр. бу планга карата 100 процент тәшкил итә. «Мензелинские зори» агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр, бу агрофирма игенчеләре арпа чәчүне төгәлләделәр. "Заиковский" хуҗалыгы игенчеләре иртә сабан культураларын чәчүне 101 процентка үтәделәр. "Дәүләтов" КФХ 80 гектарда яшелчә, 70 гектардан артык бәрәңге утыртты.  «Мензелинские зори» һәм «Калморза» хуҗалыкларында корткычларга һәм авыруларга каршы басуларны эшкәртү башланды. Тишелеп чыкканчы тырмалау 5200 гектарда, тишелеп чыккач эшкәртү 2600 гектарда башкарылды. Район кырларында алтмышка якын агрегат эшли.

Бүген район башлыгы Айдар Сәлахов җитәкчелегндәге төркем көндәлек план нигезендә кырларны, фермаларны, көтүлекләрне карап чыкты. Алар кырларда уҗымнар торышын карады, терлекләрне ашату, мөгезле эре терлекләрне карау һәм аларны тәрбияләү технологиясен тикшерделәр.  Бүгенге көндә һәр сыердан уртача савым 11,1 килограмм тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International