Начар метеорологик күренешләр: 14 май кичендә, 15 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә җилнең 17-22 м/с көчәюе белән яшен көтелә (Казанда 15-20 м/с); көндез урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнчыгыштан 4-9, көчәйгән вакытта 13 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +16..+18º. Көндез максималь һава температурасы +27..+29º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән, көндез күп кенә районнарда кыска вакытлы яңгыр. яшен. көндез урыны белән көчле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан 4-9, урыны белән көчле 14 м/с, яшен вакытында көчле җил 17-22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+19º. Көндез максималь һава температурасы +25..+30º.