Минзәләдә "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уены уза

2019 елның 14 мае, сишәмбе

5 команда вәкилләре 8 юнәлештә үзара ярыша.

Минзәлә аэропорты территориясендә узучы "Аҗаган-2019" районара хәрби-спорт уенында Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районы командалары ярыша.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашучыларны сәламләп, бүгенге яшьләрнең Туган илне сакларга сәләтле, Бөек Ватан сугышында җиңгән буынга лаеклы алмаш булырдай, патриотик рухта тәрбияләнергә тиешлегенә басым ясады. Нәк менә шул максатларда - булачак Ватан сакчыларын әзерләү өчен хәрби-спорт уены уздырыла да инде.

Ярышлар башланыр алдыннан кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр күрсәтмә чыгыш ясадылар.

 "Аҗаган"ның баш хөкемдары Александр Никитин уеннарның уздырылу тәртибе белән таныштырганнан соң, сынаулар узарга керештеләр.

Болар:  хәрби-тарихи викторина, автоматны сүтеп җыю, стройда йөрү, көч гимнастикасы, 100 метрга йөгерү, каршылыклар полосасын кичү, тормыш иминлеге нигезләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International