Татарстан муниципал берәмлекләр чикләрен ЕГРНга кертү буенча эшне төгәлләде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 60% чикләре турында мәгълүматлар сыйган.

Агымдагы елның гыйнвар-март айларында Росреестрның Федераль кадастр палатасы 319 муниципаль берәмлекнең чикләре турында мәгълүматларны ЕГРНга кертте. 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, РФдагы 21888 муниципаль берәмлекнең 13143е чикләре турында мәгълүмат (60%) ЕГРНга кертелгән.

"Татарстан бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләде. Чикләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар территорияләр үсешенә ярдәм итә һәм бизнес алып баруда куркынычларны киметә", - диде ТР буенча Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Антон Самойлов.

Россия Федерациясенең 12 субъектында муниципалҗ берәмлекләрнең барлык чикләре ЕГРНга кертелгән. Шул ук вакытта Мәскәү, Севастополь, Магадан һәм Ростов өлкәсе. Кырым Республикасы. шулай ук Чукотка автоном округы территорияләрнедә урнашкан муниципалҗ берәмлекләрнең чикләре турында мәгълүмат юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International