Бүген, 14 майда, Минзәлә педагогия көллиятендә Мәктәпкәчә белем бирү һәм Башлангыч сыйныфларда укыту белгечлекләре буенча чыгарылыш студентлары өчен WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан старт алды.
РФ һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш студентлары өчен гомуми һәм һөнәри компетенцияләр формалашу дәрәҗәсенә бәя бирү бу форматта инде икенче ел бара.
Имтихан тиешле юнәлеш буенча техник биремнәрне сыйдырган дүрт модульдән тора. Имтиханнар уздыру катгый регламентланган, планнар Россия Федерациясе компетенцияләре менеджерлары белән расланган.
Демонстрацион имтиханда көллиятнең 39 студенты катнаша: 21 - "Мәктәпкәчә тәрбия бирү".һөнәри компетенциясендә, калганнары - "Кече сыйныфларда укыту" буенча.
Имтиханны техник биремнәренә Арча, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм Минзәләнең белем бирү учреждениеләренең педагогик, күппрофильле һөнәри белем бирү учреждениеләренең тышкы эксперт вәкилләре бәя бирә.