"Эшкә - велосипедта 2019" Бөтенроссия акциясе

2019 елның 14 мае, сишәмбе

17 майда Россиядә ел саен уздырыла торган "Эшкә - велосипедта" акциясе узачак. Әлеге акция Россиядә елга өч тапкыр уздырыла. Көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрү җиңел һәм уңайлы, моның өчен махсус кием яисә әзерлек таләп ителми. Бу билгеле бер маршрутка һәм вакытка беркетелгән велопарад та түгел, катнашучылар үз эшләре белән велосипедта баралар. 

Бөтен дөнья буйлап меңләгән велосипедчы эш яки уку урынына бара һәм кайта. "Эшкә - велосипедта" акциясенең төп максаты - яшәп килгән стереотипларга карамастан. велосипедның нәтиҗәле һәм акыллы транспорт альтернативасы булуын күрсәтү. Бу шулай ук физик формада булу. шәһәрдә экологияне һәм транспорт ситуациясен яхшырту өчен яхшы ысул булып тора.

Район халкын акциядә катнашырга чакырабыз. Акция турында тулырак www.bike2work.ru. сайтында танышырга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International