Минзәлә боксчылары матур уен күрсәтте һәм бүләкләнде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Яр Чаллыда Василий Андреевич Балты истәлегенә республика турниры узды. Анда Яр Чаллының "Олимпийский" спорт клубы һәм ТРның Көньяк-көнчыгыш җыелма командасы очрашты.

Көньяк-көнчыгыш командасын Минзәләдән өч боксчы Арам Бадалян, Илнар Гыймаев, Валерия Пузынина тәкдим итте. Алар тулы ышаныч белән, матур уен күрсәттеләр, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/menzelinskie-boksery-proveli-krasivye-boi-i-byli-nagrazhdeny

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International