Әгәр балагыз янына полицейский килсә...

2019 елның 14 мае, сишәмбе
Бала янына полицеский килде. Янәшәдә ата-ана юк. Бу очракта үзеңне ничек тотарга соң? Олыларча. Дорфаланмаска, алдашмаска, качарга маташмаска. Полицейский үзе белән таныштырмаса, таныклыгын күрсәтмәсә, бала янына ни өчен килүен ачык әйтмәсә, бала аңа бу турыда йомшак итеп әйтергә тиеш.

Полицеский балага ата-анасы (башка туганы) белән элемтәгә керү мөмкинлеге тудырырга тиеш. Балагыз сезгә үзенең кайда булуын, полицейскийның исем-фамилиясен әйтергә тиеш.

Баланы тоткарлый алалармы?

Әйе. алалар. Закон буенча полицейскийлар нинди дә булса хокук бозу яисә җәмгыятькә каршы гамәле өчен балаларны һәм үсмерләрне участокка китерә алалар. Шулай ук күзәтүчесез, караучысыз балаларны тоткарлый алалар. Балигъ булмаганнарга төнлә йөрү тыела? Ата-аналардан башка - ярамый. Урамнар, стадион, парк һәм сквер, автобус һәм метро - болар җәмәгать урыннары. Татарстан Республикасында  1 сентябрьдән 31 майга кадәр - 22.00 - 6.00 сәгатьләрдә, һәм җәйге чорда 23.00 - 6.00 сәгатьләрдә урамда йөрү тыела.


Бала тоткарланган һәм полиция бүлегенә китерелгәндә нишләргә?

 

Мондый очракта полицейскийлар үзләре балигъ булмаучының ата-анасына яисә аның законлы вәкилләренә тиз арада хәбәр итәргә тиеш. Хезмәткәрләр барлык детальләрне беркетмәдә күрсәтергә тиеш. Бала бүлектә өлкән тоткарланучылардан аерым торырга тиеш.

Әгәр бала бүлеккә барудан баш тартса?

Аны анда көч кулланып илтергә мөмкиннәр.


Полиция белән мөнәсәбәтләр турында тулырак кайдан белергә була?

 

 

 «Ачык полиция». проекты сайтында.

Минзәлә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссиянең баш белгече Елена Ворожцова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International