Татарстан Росреестрына көн саен 300 дән артык документ электрон рәвештә керә

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Мәгълүм булганча, 2019 елның 1 февраленнән  нотариат өлкәсендә яңалык үз көченә керде, аның күп өлеше электрон теркәү белән бәйләнгән. Шундый үзгәрешләр нәтиҗәсендә  электрон хезмәттәшлек  җайга салынды, ул  милек хуҗаларына  күчемсез милек объектларына хокукны Росреестрга мөрәҗәгать итмичә, кыскарак срокларда теркәргә мөмкинлек бирә. Мондый хезмәтне нотариуслар элегрәк тә  күрсәтә иделәр, ләкин аны өстәмә сыйфатында гына гамәлгә ашырдылар.

Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсенең  электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Илсия Казакова фикеренчә,  мәгълүмати электрон элемтәнең мәҗбүри булуы нотариат институтын популярлаштырырга гына булышып калмый, ә бәлки, иң мөһиме, гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңайлы сервис та тәэмин итә.

Беренчедән, хәзер нотариуслар  теркәүгә документларны бушлай бирәләр. Элегрәк нотариусның  теркәү органнарына документларны тапшыруы  нотариаль тариф буенча түләнде. 2019 елның 1 февраленнән  төзәтмәләр нигезендә документларны дәүләт теркәвенә тәкъдим итү башка нотариаль гамәлләр составына керә. Шулай ук электрон пакетлар өчен РФ Салым кодексы тарафыннан хокукны дәүләт теркәве өчен түләнә торган ташламалы пошлина күләме булдырылды (0,7коэффициенты).

Икенчедән, яңа кагыйдәләр буенча нотариус дәүләт теркәвенә документларны ашыгыч төстә нотариаль гамәлләрне башкарганнан соң ук тапшыра, ягъни нотариус  документларны теркәүгә эш көне тәмамланганчы тапшырырга тиеш.  Әгәр нотариус  үзенә  бәйле булмаган сәбәпләр аркасында  документларны электрон рәвештә теркәү органнарына җибәрә алмаса, ул аларны кәгазьдә  тәкъдим итәргә мәҗбүр. Тапшыру срогы – ике эш көне.

 Шул рәвешчә,  килешүне шундый режимда рәсмиләштергәндә  хокук иясе  милек хокукын раслаучы документларны нотариустан бер эш көне дәвамында ала.

 Илсия Казакова: Нотариусларның теркәү органнары белән электрон хезмәттәшлегенең уңай яклары тиз теркәүдә генә түгел, ә бәлки күчемсез милеккә карата өлешләр белән алыш-биреш ясаганда гражданнарны яклау да булып  тора. Мәсәлән, мәҗбүри нотариаль форма ипотека буенча алыш-бирешләр ясаганда күздә тотыла. Моннан тыш, электрон  хезмәттәшлек  гражданнарга теркәүне  арадашчыларсыз гына үткәрергә, шуның белән хокукларны рәсмиләштергәндә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International