Куркыныч метеорологик күренешләр: 14 май көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кызу булачак, максималь һава температурасы +34 гр.
Начар метеорологик күренешләр: 13 май кичендә, 14 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшен көтелә, көньяк-көнчыгыштан көчәючән җил 15-18 м/с, көндез урыны белән 22 м/с; көндез боз явуы ихтимал.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән җил 15-18 м/с, көндез урыны белән 22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+19º. Көндез максималь һава температурасы +29..+34º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Күп кенә районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 3-8, урыны белән көчле 14 м/с, яшен вакытында көчәючән җил 17-22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +15..+20º. көндез максималь һава температурасы +26..+31º, урыны белән +34 гр.