2019 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсе территориясендә (Самара шәһәре округы, яр буе, Мастерюков күлләре поселогы, «фестиваль паркы») «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак.
Форум Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле патронажы астында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2012 елның 20 августындагы Пр-2218 номерлы күрсәтмәләре исемлегенең 1 пункты нигезендә 2012 елның 31 июлендә «Селигер» Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашу нәтиҗәләре буенча үткәрелә.
Анда 18-30 яшьлек кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен, www.ivolgaforum.ru сайтында 15 майга кадәр теркәлергә кирәк. Элемтә өчен телефон :+7 (960) 084-21-33, Нәфис Сираҗетдинов, Татарстан делегациясе җитәкчесе.