Күпфункцияле үзәктә табылган документлар кабул итү бюросы оештырылды

2019 елның 12 мае, якшәмбе

Табылган документларны кабул итү бюросы республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә гамәлдә. Хәзер, әгәр дә гражданин нинди дә булса документ таба икән, ул якындагы күпфункцияле үзәккә табылдыкны илтә ала.

Биредә аларны кабул итәләр, исәпкә алалар һәм табылдык турында мәгълүматны call - үзәккә - учреждение үзәгенә җибәрәләр. Документларын югалткан гражданнар call –үзәккә 8 (843)222-06-20 телефоны аша хәбәр итә. Документлары югалган кеше күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән һәм аның мәгълүматлары базада бар икән, үзәк хезмәткәрләре аңа хәбәр итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International