Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 12 мае, якшәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дәхирә Ахунҗан кызы Нацыбуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова юбилярны котлады.  Татьяна Александровна аңа РФ Президенты исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы Айдар Салаховтан истәлекле бүләк тапшырды, аңа сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләде, Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы еллардагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Дәхирә Ахунҗан кызы Әлмәт районының Биш Мунча авылында туган, мәктәпне тәмамлауга, колхозда төрле эшләрдә эшли башлаган. Сугыштан соң Кыргызстан якларына чыгып китә, шахтада эшли. Кияүгә чыга, гаилә Минзәләдә төпләнә. Дәхирә Ахунҗан кызы горторгта, ОРСта эшли, 2 нче ашханә мөдире була, шуннан лаеклы ялга чыга.  Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. бүген ул кызы тәрбиясендә гомер кичерә, онык-оныкчыклары килеп хәлен белешеп торалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International