Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 74 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Узган гасырның рухи күәтен, тез чүкмәс холкын, ватанпәрвәрлеген гүя яшь буынга мирас итәр өчен шушы олы тантанага килгән алар.

Әлбәттә, ветераннарын көткән В.И.Ленин исемендәге паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы сөрде. Ветераннарыбыз хәрби комиссариат янына җыелып “Газель”автобусына утырып,   район җитәкчеләре, әфганчылар, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, флаг йөртүчеләр белән бер сафка басып, урамнар буйлап атлап, уку йортлары коллективларыны, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар “тере” коридорлар буйлап җәяү стадионга чаклы бардылар. Алар артыннан хезмәт коллективлары, уку йортларында укучылар стадионга килеп керделәр.

Ветераннарның яше 90 яшьтән артып китсә дә, гәүдәләрен төз тотарга тырышып, орден-медальләрен чыңлатып, чакырылган кунаклар арасыннан танышларын эзлиләр, барлыйлар. 

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз һәм бәяләп бетергесез казанышыбыз дип аерып билгеләде.

– Районыбыздан 14 мең кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе кире туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Бу сугышта 4 Советлар Союзы Герое һәм ике Дан орденының тулы кавалерын биргән район без. Җиңүнең 75 еллыгын да шулай бәйрәм итәргә язсын, – диде Айдар Салахов.

Аннары ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев килгән халыкны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан минзәләлеләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:

–  Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.

Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезенә кайта алмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгүбә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров һәм язмышлары каһарманлык, хәрби бурычка тугрылык үрнәге булган тагын бик күпләрнең исеме мәңгелек данга күмелде. Соңгы 4 ел эчендә Татарстаныбызда яшәүче сугыш ветераннары ике мәртәбәгә кимеде һәм бүгенге көндә 38 меңнән артык ветеран бар. Аларга адреслы ярдәм һәм проблемаларын хәл итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты. Ул Җиңү көне белән үз исеменнән чын күңелдән котлады, ватаныбыз, геройлар вәсыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсен!

Азат Кыямович “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү катнашучысы буларак үсеп килүче яшь буынга Советлар Союзының каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве, рух күтәренкелеге, бердәмлеге, дуслыгы, Бөек Җиңү кебек бәйрәмнәребезнең булуын ассызыклады. Азат Хамаев РФ Президенты В.Путин указы нигезендә Россия хөкүмәте Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясенә айга уртача 9500 сумга артуын, моның өчен быел 950 миллион сум, алдагы елларда 1,42 миллиард сум күләмендә акча бүленәчәнен җиткерде. 2020 елда Россия Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә әлеге юбилейга әзерлек чараларын башларга чакырды.

Анннан соң театраль композиция башланды. Сугышка чаклы чорлар, уен-көлке, болын-кырларда чалгы тотып печән чабучылар, кинәт кенә бомбалар шартлавы, пулялар сызгыруы ишетелә башлады... Менә ул – Җиңү көне! Бәйрәмгә килгән халык театральләштерелгән тамашаны бик яратып карады. Стадионга бер-бер артлы сугыш эпизодларын күрсәткән автомашиналар кортежы керде. Кадет мәктәбе укучылары үзләренең махсус чыгышын күрсәттеләр.

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев мемориальгә чәчәкләр салды, алар артыннан хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр мемориальне тере чәчәкләргә күмделәр. Изге яуда һәлак булганнарның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды. Тантаналы митингтан соң халык солдат боткасыннан һәм “йөз граммнан” авыз итте. Безнең хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз (15 кеше) сугыш вакытындагы сыман палаткада сыйландылар, бәйрәм табынында аларны Айдар Салахов, Азат Хамаев тагы бер кат тәбрикләп милләтләрне һәм буыннарны берләштерүче бәйрәм икәнен ассызыклап үттеләр.

Бөек Җиңү бәйрәме мөбәрәк булсын!

 

 

 

 

 

 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/bek-vatan-sugyshynda-nemets-ilbasarlaryn-ine-74-ellygy-minzl-shrend-rvakyttagycha-gasyrlarda-da-shavy-yugalmas-ilai-ber-tantana-dulkynlandyrgych-byrm-kaderle-ochrashular-tsend-ikhlas-m-yly-tte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International