Минзәлә районы авыл җирлекләрендә Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинглар, ветераннарны хөрмәтләү, бәйрәм концертлары, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясе, буыннар очрашуы узды.
Район җитәкчелеге, оешма һәм предприятие җитәкчеләре бәйрәм чараларында катнашып, ветераннарны, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен, авыл халкын олугъ бәйрәм - Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.