Бөек Җиңү китергән 45 нче елның маеннан соң бик күп еллар узды. Әмма халкыбыз каһарманнарыбызның зур батырлыгын онытмый, якты киләчәк өчен башларын салган солдатлар истәлеген әле дә саклый.
Бүген, Бөек Җиңү алдыннан Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Яшьләр митингы узды. Бу дулкынландыргыч бәйрәм чарасында VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм һәркемгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якты матур көннәр, якыннарынның игътибарын теләде.
Митингта катнашучылар сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.