Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итә.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, “ Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль педагоглары социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә шәһәренең Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Музейның фәнни хезмәткәрләре балалар өчен «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында " темасына тематик экскурсия үткәрделәр.

Экспозициядә шәхси әйберләр, документлар, фоторәсемнәр, фронттан хатлар, китаплар, киемнәр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар бүләкләре, 1941-1945 еллар кораллары тәкъдим ителде.

Балалар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатларны карап, сораулар бирделәр. Балаларга сугыш башлану тарихы, халкыбызның җиңүгә ничек баруы, фашистларның мәкерле планнары, совет халкының патриотизмы һәм каһарманлыгы турында сөйләделәр.Стендларда сугыш елларының архив фотографияләре урнаштырылган.

Экскурсия бик кызыклы булды, балалар күргәннәреннән канәгать калдылар. Сугышчыларның медальләре һәм орденнары балаларның аерым игътибарын җәлеп итте. Аларның тотып карыйсылары, барысын да сорашасы, мөмкин кадәр күбрәк беләселәре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International