Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне Бөек Җиңү белән тәбрик итәм! 9 Май — Россиянең һәр гражданины өчен чын мәгънәсендә изге бәйрәм. Ул безнең тормышыбызны мәңгелек кыйммәтләр: Ватанга, туган якка һәм туган йортка мәхәббәт, үз халкыңа бетмәс тугрылык, туганнары һәм якыннары өчен җаваплылык белән сугарлыган мәңге сүнмәс ут яктысы белән балкып тора.
Бу олугъ бәйрәмнең мәгънәсе елдан-ел арта бара. Ул тиран ачуыннан, кешелексезлектән һәм теләсә нинди агрессиядән коткару символы булып тора.
Бу бар халыкның бердәм җиңүе — россиялеләрнең күп буыны өчен лаеклы үрнәк. Халкыбызның көче һәм рухы бердәм булу бәрабәренә генә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып, илебезгә һәм бар кешелек дөньясына азатлык, тынычлык килде.
Бүген без үз тормышларын куркыныч астына куеп, гаиләсен, Ватанын яклаган каһарман-ветераннарыбызга, тыл ветераннарына дан җырлыйбыз, хөрмәт күрсәтәбез.
Без сезнең алда башыбызны иябез, мөхтәрәм сугышчыларыбыз - вафат булучылар һәм исән калганнар! Мәңгелек дан сезгә, кадерлеләребез!
Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципаль район Башлыгы.