7 май кичендә, шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.
Тамашачы алдында мәгариф учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары, Минзәлә театры, ветераннар хоры һ.б.лар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Камил Нәҗмиев ветераннарны, тыл ветераннарын, шәһәр халкын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады., сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет теләде.