7 май көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен көтелә, җил көчәючән 15-20 м/с (Казанда 18 м/с).
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчле 13 м/с, яшен вакытында 18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +11..+13º. Көндез максималь һава температурасы +20..+22º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Көндез күпчелек урында яңгыр, яшен. Җил көнчыгыштан, көньяк-кынчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчле 13 м/с,яшен вакытында көчәючән 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +9..+14º. Көндез максималь һава температурасы +18..+23º.