Делегация составында район башлыгы Айдар Сәлахов, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Валерий Вышенский, Флүс Усманов, Тәнзилә Латыйпова, Хәсән Гатауллин бар иде.
Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Татарстан Республикасы Президенты вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырды.
Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерты белән тәмамланды.