Минзәлә игенчеләре экватор сызыгына якынлаша

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 34726 гектарда чәчү планлаштырылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә 16309 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, бу барлык сабан ашлык мәйданнарының 48,7 проценты дигән сүз.

Район буенча арпа-9200(66,4процент), борчак-800(36,3 процент),солы-500(100процент),сабан бодае 6300(38,6 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.    Техник культуралардан рапс 900 гектарда чәчелде. “Калморза” хуҗалыгы 800 гектар рапс чәчәргә өлгерде.  “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе  366 гектар, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3100 гектарда шикәр чөгендере, Туган як” агрофирмасы 700 , “Мөслим –Август” агрофирмасының Минзәлә бүлекчәсе  183 гектарда көнбагыш чәчте.   

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-igenchelre-ekvator-syzygyna-yakynlasha

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International