Минзәлә районында тыл ветеранын 90 яше тулу уңаеннан котладылар.

2019 елның 4 мае, шимбә

Бүген, 4 майда,Минзәлә районы Урыс авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Харисов  Муллахмәт  Харис улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Ветеранны котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина килгән иде. Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы торгызу елларындагы фидакарь хезмәте, тырышлыгы өчен ул ветеранга рәхмәт сүзләре белдерде, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Эльвира Василовна Муллахмәт Харис улына ныклы сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын, кайгыртуын тоеп яшәвен теләде.

Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин да юбилярга җылы сүзләрен белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Муллахмәт  Харис улы  Минзәлә районы Урыс авылында туган. Сугыш елларында башкалар белән беррәттән, көнне-төнне белми, колхозда эшләгән. Сугыштан соң Кемерово шәһәрендә шахтада эшләгән, 1952 елда туган шәһәренә әйләнеп кайткан һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда терлекче булган. Трмыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бабаларына кунакка йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International