Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген, 30 апрельдә Минзәлә муниципаль районында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чирттан тыш утырышы узды.

Балигъ булмаганнарның агрессив тәртибен булдырмау буенча уздырылган профилактик чаралар турында шәһәрнең 1 нче, 2 нче урта мәктәпләре директорлары чыгыш ясады. Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үсмер яшьләр арасында деструктив идеология профилактикасы турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.

Комиссия рәисе Нэля бикеева "Профилактик учетта торучы, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны сәламәтләндерү, җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру, шулай ук "Үсмер - 2019" ведомствоара профилактика операциясе турында чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International