Минзәләдә зиратлар тәртипкә китерелә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Шәһәребезнең Төньяк юлы өстендәге татар һәм рус зиратларында бүген өмә оештырылды.

Зиратларның территорияләрен тәртипкә китерү буенча өмәдә шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары катнашты. Өмәгә 100гә якын кеше җыелды. Үзләре белән эш кораллары да алып килгәннәр иде.
Өмәдә катнашучылар тулы куәткә эшләсеннәр өчен чүп тутыру өчен пакетлар белән тәэмин итүдән тыш, агач кисүче, 7 берәмлек техника (6 КамАЗ, бер погрузчик) куелган иде.
Марк Токарев, район башлыгы ярдәмчесе:
–Зиратларда мондый гомумшәһәр өмәләре өченче ел үткәрелә. Бүгенге өмәдә 35 оешмадан 100гә якын кеше катнаша. Шунысы куанычлы, кешеләр битарафлык күрсәтмиләр, өмәләргә киләләр. Мондый өмәләрне елга ике тапкыр, язын һәм көзен үткәреләчәк. Техника белән Минзәлә ПМКсы, коррекция интернат-мәктәбе, “Чиста шәһәр”, Идарәче компания оешмалары булышты.
Беренче чиратта зиратлар янындагы территория һәм керү юлы тәртипкә китерелә: комачаулык тудыручы агач-куаклар киселә. Өмәчеләрнең бер төркеме тырмалар белән чүп үләнннәрен җыештыралар. Чүпләрне капчыкларга тутырабыз, үләннәрне, киселгән агачларны машиналарга төяп барабыз. 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-ziratlar-trtipk-kiterel

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International