Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатма бирә. Су объектларын саклау һәм судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен вазыйфаи һәм юридик затларга административ җаваплылык катгыйланды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

15.04.2019 елдагы "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы №57-ФЗ Федераль законы нигезендә судан файдаланганда хокук бозулар өчен штрафлар сизелерлек артты.

Күрсәтелгән объектларны пычратуга һәм башка зыянлы күренешләргә китерә торган су объектларының су җыелган урыннарында су саклау режимын бозган очракта, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (моңа кадәр 1-2 мең сум иде), юридик затларга - 80 мең сумнан 100 мең сумга кадәр (моңа кадәр 20-30 мең сум иде) административ штраф салына.

Шулай ук законсыз ком, гравий, балчык һәм башка киң таралган файдалы казылмалар, торф, су объектларында  сапропель чыгарган өчен дә штрафлар юридик затлар өчен 5,6 тапкыр артты.

 

Үзгәрешләр 26.04.2019 елда көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International