Юбилярны истәлекле дата белән котларга Минзәлә шәһәр башлыгы Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде.
Тамара Александровна 1939 елны Минзәлә шәһәрендә дөньяга килә. Әтиләре. Боков Александр Прокопьевич, партия-хуҗалык эшләрендә хезмәт куя. Әниләре, Бокова Александра Степановна - башлангыч сыйныфларда укыта. 1956 елда Молотов исемендәге урта мәктәпне тәмамлый. 1959 елда - Минзәлә медицина училищесының фельдшерлык бүлеген бик яхшы билгеләргә тәмамлый һәм Төркестан ССРга эшкә җибәрелә. Чик буе поселогы хастаханәсендә ике ел өлкән шәфкать туташы булып эшләгәннән соң,1961 елда туган якларына кайта һәм Казанның тимер юл хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. 1962 елда Казан медицина институтына, санитар-гигиена факультетына укырга керә һәм аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Минзәлә санэпидстанциясенә эшкә билгеләнә.1982 елга кадәр табиб-эпидемиолог булып эшли.
Панкратова Тамара Александровнага Минзәләнең мактаулы гражданины исеме бирелде.
http://menzela.ru/grats/tamaru-pankratovu-pozdravili-s-yubileem