Теге яки бу чорда һәр буын үзенең шагыйрьләрен тудыра.
Татар халкы өчен Габдулла Тукай шундый шагыйрьләрнең берсе булды. Еллар узган саен, без бөек Тукаебыз иҗатының мәгънәсенә, шәхеснең бөеклегенә ныграк төшенәбез.
Туган тел бәйрәме уңаеннан, 26 апрельдә, район үзәкләштерелгән китапханә Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр арасында шигырь укучылар конкурсы уздырды.
Бөек Тукай шигырьләре татар, рус, инглиз һәм мари телләрендә яңгырады. Калтактан Юлия Сәлимова Тукайның "Туган тел" шигырен дүрт телдә сөйләде.
"Минзәлә" ММҮ каршында эшләүче "Сибелә чәчәк" әдәби берләшмә әгъзалары Наилә Вәлиева, Гөлнар Әхмәтшина, Зөлфия Равилова, Фәрхенур Чернышова, Зөлфидә Нәбиуллина, Гүзәлия Исламова, Эльвира Фассахова бөек Тукай турында шигырьләрен укыдылар.