Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә.

2019 елның 26 апреле, җомга

Чернобыль АЭСында булган һәлакәтнең 33 еллыгы һәм радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне уңаеннан, әлеге һәлакәт һәм һәлакәт корбаннары истәлегенә, Минзәлә муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль педагог Бывальцева Ольга, социаль хезмәт алучылар һәм шәһәр халкы өчен, Чернобыль фаҗигасенең фоторәсемнәрен күрсәтеп, “Без хәтерлибез... Чернобыль” дигән стенд әзерләде.

“Әлеге чараның максаты: клиентларга Чернобыль фаҗигасе, кешеләрнең батырлыгы турында сөйләү; мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Әлбәттә, бу мәгълүмат Чернобыльдәге вакыйгалар турында тулы күзаллау бирә алмый. Әмма вакыйгаларны искә төшерергә, бәяләргә, аңларга, кисәтергә мөмкинлек бирә. Чернобыль-ул фаҗига, батырлык, кисәтү,-ди социаль педагог,-үз тормышылары бәрабәренә глобаль бәла-каза фаҗигаләрен бетерүчеләр турында хәзерге буыннарга тапшырып калу, бу куркыныч һәлакәт турында хәтерне саклап калу бик мөһим.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International