Россия Федерациясе күләмендә игълан ителгән “2019 – Театр елы” рамкасында Минзәләдә район һәм шәһәр хезмәт коллективларының үзешчән театрлары Фестивале уздырыла.
Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы күренекле татар драматургы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” исемле сагышлы комедиясен сәхнәгә куйды. Рольләрне уку йортының директоры Ренат Ибраһимов, укытучылары – Илгизә Хәйруллина, Ләйлә Шәйсуварова, Гөлназ Талипова, Айнур Шәйхетдинов, студентлары – Ренат Вәлиуллов, Алмаз Мөхәмәев, Алия Зарипова башкардылар. Куючы режиссер – Гөлнур Гыйләҗетдинова. Спектакльне карарга килүчеләр дә, бәйгенең жюри әгъзалары да тамашага югары бәя бирделәр.
.jpg)
.jpg)
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-pedagogiya-kolledzhy-uktuchylary-studentlary-spektakl-kuydy