Минзәләдә Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасы уза.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Ярышларга Актаныш, Мөслим, Сарман, Ютазы, Минзәлә районнарыннан командалар килде.

"Сәламәтлек-2019" Спартакиадасының тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин, Мөслим район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов, Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, Сарман район үзәк хастханәсенең баш табибы Айрат Галимов катнашты.

Спартакиадада катнашучыларны күңелле флешмоб белән Светлана Шәрипова һәм Лилия Яруллина җитәкчелегендәге спорт аэробикасы төркеме сәламләде.

Командалар биш төрдә - бадминтон, теннис, волейбол (хатын-кызлар һәм ир-атлар), җиңел атлетика, шахмат, аркан тартышуда - көч сынашачаклар.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prokhodit-spartakiada-meditsinskikh-rabotnikov-tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International