Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чаралар һәрвакыт актуаль.Чөнки мондый актуальлекне тормыш үзе әйтеп тора.Юллар һәм урамнар безнең балалар өчен куркынычсыз булсын өчен ничек эшләргә соң? Әлбәттә балаларны юл кагыйдәләре белән таныштыру.Билгеле булганча,балалар уен формасында тәкъдим ителгән материалны яхшырак үзләштерә.
”Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән чара үткәрелде,аның максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны үтәү кирәклеге турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү иде.Чара барышында балалар уен формасында юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар,светофор сигналларын белү уеннарында катнаштылар.Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр,киселгән рәсемнәр җыйдылар.”Бу мин,бу мин,болар барысы да минем дусларым”дигән уен ситуациясе үткәрелде.Барлык балалар да бик теләп уйнадылар,сорауларга җавап бирделәр.Чара ахырында балалар үз көчләрен сәнгать иҗатында күрсәтә алдылар,аларга светофор рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр тараттылар.