Татарстан Росреестры теплицаларны теркәү турында

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе
Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарның теплицаларын күчемсез милек буларак теркәргә  һәм аның өчен салым түләргә мәҗбүр итәләр, алай эшләмәгәндә аларга штраф яный. дигән мәгълүматлар уңаеннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гражданнарның шуңа игътибар итә : 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән  "Бакчачылык турында"гы закон күчемсез милек объектларына кадастр учеты һәм хокукларны теркәү тәртибен үзгрешсез калдырды.  

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйнуллина аңлатканча, кадастр учеты һәм хокукларны теркәү гариза бирү характерында: "Димәк, закон гражданнарга мунча, теплица һәм башка хуҗалык корылмаларын рәсмиләштерүне мәҗбүр итми. Бу процедуралар биләүче теләге буенча гына мөмкин."

Әгәр теплица күчемсез милек объектлары билгеләренә җавап бирми икән, аңа дәүләт теркәве уздырылмый.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International