Минзәлә районында Бөек Җиңү каһарманнарын тәбрикләү дәвам итә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев, Совет Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә килеп котладылар, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын һәм бүләкләрен тапшырдылар. 

Алар Зыков Евгений Васильевичны, Тихонов Михаил Яковлевичны, Назаров Алексей Афанасьевичны котладылар. аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.

Кунаклар һәр ветеран белән аралашты, фашист Германиясен җиңүгә керткән өлешләре, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Аралашу җылы атмосферада узды.

Ветераннарны өйләренә килеп котлау традициягә әверелде. Фронтовиклар сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, зарыгып көткән җиңү китергән кадерле кешеләребез алдында без түләп бетерә алмаслык бурычлы. Ветераннарны сәламәт, исән килеш күрү күңелле. Хәзер алар өчен иң мөһиме - безнең тарафтан игътибар, ихтирам күрсәтү.

Минзәлә районында 23 БВС ветераны һәм 119 БВСның тол хатыннары бүләк алачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International