22 апрельдә "Ел хәйриячесе-2018" Республика конкурсына нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чара кысаларында Муллагалиевлар һәм Бикмөхәммәтовлар гаиләләре Казанда булып кайттылар. Мәдәни программа "Корстон" күңел ачу комплексында узды, Кремльдә кызыклы экскурсия үткәрелде, ә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залындагы бәйрәм концерты һәркем күңеленә хуш килде.
Минзәлә муниципаль районыннан "СК "Гранит" ҖЧҖ җитәкчесе Микаелян Артур Рафики "Кече бизнес предприятиесе" номинациясендә "Ел хәйриячесе-2018" исеменә Республика конкурсында җиңүче дип табылды.
.png)