Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр учеты һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына хокукларына дәүләт теркәве уздыру өч көндә башкарылачак.
Әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мисал өчен сатучыларның яисә сатып алучыларның), социаль акция барлык документларга да кагыла. Росреестр хезмәтләрен алу өчен күпфүункцияле үзәкләрнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итеп яисә Росреестр дәүләт хезмәтләре порталы аша документларны электрон рәвештә тапшырып була. Ветеранга тиешле статус бирелүне раслаучы документны кую да җитә.
Болардан тыш шуны искәртәбез, 29 апрельдән 24 майга кадәр чорда кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен махсус эшләр уздыралар.
Әйтик, "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" үзләрен җайга салу оешмасы әгъзалары кадастр эшләрен бушлай алып барачак. www.np-okirt.ru, тел. +7 (843) 291-05-10.
+8 843 255 25 10