"Калморза" бүлекчәсендә арпа һәм борчак чәчәргә керештеләр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Язгы кыр эшләрендә "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре алда бара. Алар күпъеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруны, тырмалауны төгәлләделәр, ә дым каплау 90,5 процентка үтәлгән. Бу хуҗалыкта кичә үк 100 гектарда арпа һәм 50 гектарда борчак чәчтеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, район хуҗалыкларында уҗымнар 8700 гектарда тукландырылган, күпъеллык үләннәр - 6700 гектарда, шулай ук уҗымнар 6200 гектарда тырмаланган, күпүеллык үләннәр - 7300 гектарда, дым каплау 27200 гектарда башкарылган. Язгы чәчү өчен 3100 тонна орлык инкрустрацияләнгән.

"Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре 500 гектарда горчица чәчтеләр. "Заиковский" хуҗалыгы механизаторлары күпъеллык үләннәрне, уҗым культураларын - 67 тукландыруны төгәлләделәр, күпъеллык үләннәрне тырмалауны - 91,2, уҗым культураларын тырмалауны - 66,7 процентка, дым каплатуны - 28,7 процентка башкардылар. Әлеге генә оешкан "Мөслим-Август" ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары уҗым культураларын 1035 гектарда өстәмә тукландырдылар. уҗым культураларын тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 5455 гектарда дым каплаттылар.

 .   Максималь кыска срокларда чәчүлекләрдә дым каплатуны төгәлләү - бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

 

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-kalmurzino-pristupili-k-sevu-yachmenya-i-gorokha

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International