Бүген бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көне. Шул уңайдан шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары бөек даһины искә алдылар.Быел бу бөек даһиның тууына 149 ел тулды, киләсе елда без аның тууның 150 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәкбез.
Шәһәребезнең 2 санлы урта мәктәбенең 7 а сыйныф укучыларын, 24 баланы пионерга кабул иттеләр. Митингны район коммунистлар партиясен җитәкләүче Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Ленин һәм коммунистлар партиясе, үзен ничек пионерга, комсомолга, коммунистка кабул итүләре турында коммунист Александр Жбанов чыгыш ясады. Аннары “Металлосервис” ҖЧҖ директоры Алексей Юдин В.И.Ленинның революцияне ничек ясавын балаларга сөйләп китте.
Ленинны искә алырга килгән ветераннар аның һәйкәленә чәчәк салдылар. Районда бүгенге көндә барлыгы 31кеше коммунистлар партиясе сафында тора