2019 елның 18-21 апрель көннәрендә Минзәлә шәһәренең "Юность" боз сараенда җиде команда: Ижау шәһәренең "Олимпик", шул ук шәһәрнең "Ижсталь-3", Яр Чаллының "Яр Чаллы шәһәре", Бөгелмәнең "Арслан", Яр Чаллының "Чаллы-2" , Актанышның "Лачын", Минзәләнең "Лачыннар" катнашында хоккей турниры узды.
Тантаналы ачылышта яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм "Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге" МКУ җитәкчесе Фаяз Хизбуллин сәламләде. "Юность" боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов командаларга татлы бүләкләр өләште.
Турнир нәтиҗәләре буенча Минзәләнең "Лачыннар" командасы - 1 нче урынга чыкты, Актанышның "Лачын" командасы - 2 нче, Ижауның "Олимпик" командасы - 3 нче урын алды. 4 нче урында - Яр Чаллының "Чаллы", 5 нче - Бөгелмәнең "Арслан", 6 нчы - Яр Чаллының "Чаллы-2", 7 нче - Ижауның "Ижсталь-3".
Александр Соловьев (№33) "Лачыннар" командасының иң яхшы уенчысы дип табылды.