Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлеге

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бердәм дәүләт порталы – дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның иң уңайлы ысулы.

Бүген, цифрлы технологияләр гасырында, дәүләт хезмәтләрен читтән торып алу популярлаша бара, чөнки бу уңайлы, тиз, шулай ук интернет булган бар урыннан да керү мөмкинлеге бар.

Дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар ЮХИДИ штрафларын түли, чит ил паспортын алу яисә алыштыруга гариза бирәләр, баланы балалар бакчасына яздыралар, пенсия счетыннан күчермә алалар яки интернет аша теркәлү адресын алыштыралар. Бердәм порталның мөмкинлекләре даими рәвештә киңәя, шуның өчен дә әлеге сервис вакытын бәяли белгән һәркем өчен алыштыргысыз ресурс. 

Әгәр дә Сез санап кителгән очракларда дәүләт хезмәтләре порталыннан файадаланасыз икән, берничә өстенлеккә ия буласыз:

порталга тәүлек буе керү мөмкинлеге;

хезмәтне үзегезгә җайлы урыннан алу;

  • дәүләт һәм муниципаль хезмәт һәм башка файдалы мәгълүматны алуның гадиләшүе (тапшырыла торган документларның кимүе);
  • хезмәтләр буенча мәгълүмат бердәм мәгълүмати мәйданчыкта тупланган;
  • чиратлар булмау;
  • түләүнең шунда ук башкарылуы;
  • ришвәтчелекнең булмавы.

Хезмәтне алу өчен порталда теркәлергә, аннары электрон гариза һәм дәүләт хезмәтләре аша кирәкле документларны җибәрергә кирәк. Алга таба сез гаризаның үтәлешен күзәтә аласыз.

Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу тәртибе:

А) Порталда теркәлү.

Дәүләт хезмәтләре порталында уңышлы теркәлү өчен кирәкле мәгълүмат

Дәүләт хезмәтләре порталында электрон имзадан файдалану

Б) Электрон хезмәтләр исемлегеннән хезмәт сайлау

В)Сайланган хезмәтне алуга электрон рәвештә структур подразделение адресына гариза тутыру һәм җибәрү.
 
 
 
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International