Минзәлә районында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

2019 елның 20 апреле, шимбә

Минзәлә районында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Совет һәм Башкарма комитеты аппараты, район авыл җирлекләре башлыклары һәс сәркатипләре, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр катнашты.

2012 елның июнендә Россия Федерациясе Президенты боерыгы белән дәүләт бәйрәме - Җирле үзидарә көне расланды. Яңа истәлекле көн ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне, 1785 елда императрица Екатерина II тарафыннан Россия империясе шәһәрләре хокукларына Жалованная грамота раслана.

Сабир Өмтебаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры сәхнәсеннән муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады.

Алга таба тантананың иң шатлыклы мизгелләре башланды — күпъеллык намуслы хезмәт, югары профессионализм, җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Аннары бәйрәм концерты булды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International