Минзәләдә "Умырзая" акциясе узды

2019 елның 20 апреле, шимбә

Ел саен 19 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә инде традициягә әверелгән бәйрәм - Умырзая көне билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә умырзаялар Җир шарының күп кенә территорияләрендә үсә, барлыгы 20 төре исәпләнә, әмма аларның бөтенесе дә диярлек Кызыл китапка кертелгән.

2 нче урта мәктәпнең Эко-отряды "Умырзая" акциясе уздырды.  Балалар листовкалар өләштеләр һәм бу матур чәчәкләр турында сораулар бирделәр.

Әлеге акция аркасында мәктәп укучыларының бу сирәк чәчәкләр турында белемнәре артты, экоактивистлар уңай тәэсирлә алдылар.

Табигатьне яратыгыз, планетабызның бу гүзәл чәчәкләренә сак карагыз!

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International